Казанда урамда балык сату урыннары буенча рейд узды.

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәренең кулланучылар базары, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү комитеты, шулай ук Совет, Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре белән берлектә Казанда санкцияләнмәгән урам сәүдәсен ачыклау буенча рейд үткәрделәр.

Рейд барышында ике районында елга балыгын сату фактлары теркәлде. Хокук бозучыларга карата административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.2 статьясындагы 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде («Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу»). Мондый хокук бозу өчен гражданнарга 1000 сумнан 3000 сумга кадәр штраф каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International