ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Кызыл китапка кертелгән ысылдавык аккошны коткарган, ул канаты зарарлану сәбәпле көтү белән көньякка оча алмаган. Кош турында Әгерҗе районы халкы хәбәр иткән – алар аны Варзинка елгасында тапканнар.
Бүгенге көндә кош ветеринарлар күзәтүе астында. Аның тормышына куркыныч янамый. Белгечләр кошның тернәкләнү мөмкинлекләрен бәяли: яңадан оча алырмы, әллә даими карауга мохтаҗ булырмы. Соңгы карарны дәвалау һәм тернәкләндерү курсы тәмамланганнан соң кабул итәчәкләр.