Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәүгә багышланган семинар узды. Чарада Дәүләт комитеты һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре катнашты. Модератор булып Татарстан Республикасы биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Радик Мотахаров чыгыш ясады. Спикерлар арасында Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Максим Артамонов һәм икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган юристы, коррупциягә каршы көрәш буенча ТР иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре Советы Рәисе, «Милли куркынычсызлык академиясе» учреждениесенең иҗтимагый һәм дәүләт куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Сергей Алексеев бар иде.
Семинар барышында Сергей Алексеев, коррупциягә каршы көрәшнең тарихи үзенчәлекләрен яктыртып, фото-‑ һәм видеоматериаллар тәкъдим итте, хокук бозулар өчен җаваплылык төрләрен аңлатты һәм ришвәтчелектә арадашчылыкка аерым игътибар бирде. Максим Артамонов игътибарын коррупцияне кисәтүнең гамәли инструментларына юнәлтте: мәнфәгатьләр аршылыгын кисәтү һәм җайга салу механизмнарын, шулай ук керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрне тутырганда типик хаталарны тикшерде. Ике спикер да үз тезисларын конкрет мисаллар белән ныгыттылар, мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килгән ситуацияләргә сак мөнәсәбәттә булуның никадәр мөһим икәнен күрсәттеләр.
Чара азагында катнашучылар мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу зарурлыгы, шулай ук дәүләт граждан хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәүнең мөһимлеге турында тагын бер кат фикер алыштылар. Экспертлар ассызыклаганча, коррупциягә каршы законнарны үтәү – формальлек түгел, ә һәр вазыйфаи затның төп бурычы. Коррупция үз юлындагы бөтен нәрсәне җимерә, ә дәүләт институтларына ышаныч хезмәт бурычларын намус белән үтәү аша гына формалаша.