Кошларга ярдәм: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм битараф булмаган гражданнар Түбән Кама һәм Тукай районнарында аккошларны коткарды

2025 елның 12 декабре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районындагы районара бүлеге башлыгы коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте күлләрендә ике яшь аккошны коткарды. Кошлар турында аңа битараф булмаган кешеләр хәбәр итә. Бер кошның күзе зарарланган, икенчесенең аягы сынган була. Хәзер алар волонтер күзәтүендә. Аларның тормышына куркыныч янамый. Әгәр кошлар тернәкләнсәләр, яз көне аларны табигый яшәү тирәлегенә чыгарачаклар.

 

Тагын бер очрак бу атнада Тукай районында булган. Җирле халык боз әсирлегеннән мөстәкыйль рәвештә котыла алмаган аккошны күреп ала. Берничә көн алар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән бергә кошларның хәлен күзәтәләр, тирә-якны өйрәнәләр һәм кирәкле ярдәм күрсәтәләр. Аккошны боздан азат итәргә һәм Яшел Үзән районында Сирәк очрый торган хайваннарны коткару, тоту һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару станциясенең дәвалау корпусына күчерергә мөмкин була. Белгечләр канатлы пациентның хәлен күзәтүне дәвам итәчәк. Тернәкләнү курсыннан соң табигый яшәү тирәлегенә җибәрелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International