Республикада чәшке һәм кама санын исәпкә алу төгәлләнде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре аларның санын хайваннарның карда калдырган эзләре буенча билгелиләр.
Чәшкеләр һәм камалар сулыкларның яр буе полосасында яшиләр. Елга ярларына кар ятып, су өслеге әле боз белән капланганчы, алар үз участоклары чикләрендә актив хәрәкәт итәләр. Җәнлек эзләре яхшы күренә, бу аларның санын һәм участокларының чикләрен төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә.
Узган елның исәпкә алу мәгълүматлары буенча, америка чәшкесенең саны тотрыклы кала һәм 2051 зат, ә кама – 15 баш тәшкил итә. Чәшке күбесенчә Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Зәй, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында очрый. Кама Нурлат районында яши. Шул ук вакытта кама һәм Европа чәшкесе Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.