«Табигать сагында – заманча техника: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты яңартылган карда йөрү машиналары һәм чаналары белән мотопарклы булды»

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты мотопаркы яңартылды: 74 карда йөрү машинасы һәм 16 чана бирелде. Техниканы ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков тапшырды.

«Сезне шундый искиткеч техника тапшырылу белән котлыйм. Республика җитәкчелегенә һәм шәхсән ТР Рәисенә зур рәхмәт. Ышанам ки, ул техник таләпләргә туры китереп дөрес кулланылачак, нәтиҗәләребезне яхшыртып, нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшләячәк», — диде ул.

Автопаркны яңарту республиканың табигый байлыкларын саклау өчен бик мөһим. Заманча техника уникаль табигать территорияләрен һәм анда яшәүчеләрне ышанычлырак якларга, популяцияләрне саклау һәм яңадан торгызу, аларның санын мониторинглау, шулай ук хокук бозучыларга каршы көрәш мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Бүген без иң яңа техника алдык. Көн саен без махсус сакланучы табигать территорияләренә, гомум кулланылыштагы аучылык биләмәләренә һәм су объектларына патрульгә чыгабыз. Республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт», – диде Баулы районы буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Азат Миназов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International