Һәр бала могҗизага ышанырга тиеш: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Казаннан бер укучының хыялын тормышка ашырды

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Могҗизалар әкиятләрдә генә булмый. Моны «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе ярдәмендә хыяллары чынга ашкан һәркем белә. Бәйрәм алды мәшәкатьләре арасында сиңа кемнеңдер кадерле хыялы ышанып тапшырыла икән, һәркем күңелендә изгелек хисләре кабына. Һәр балага да бит могҗизаларга ышану һәм аның теләкләренең чынбарлыкка әверелүен күрү күңелле. Яңа ел алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе, акциядә катнашып, спорт белән мавыгучы Казан егете тугыз яшьлек Хәлилнең хыялын тормышка ашырды. Малай «акыллы» колонка турында хыяллана.

«Теләкләр чыршысы» – мөмкинлекләре чикләнгән, аз керемле күпбалалы гаиләләрдән булган балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән бөтенроссия хәйрия акциясе. Традиция буенча акциягә сәнәгать предприятиеләре, бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм битараф булмаган кешеләр кушыла. «Теләкләр чыршысы»нда катнашу – шәхсән әһәмиятле вакыйга: ягъни син кемгәдер ярдәм итә‑алу мөмкинчелеге‑. Балаларның барлык теләкләрен Кыш Бабай һичшиксез үтәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International