МХО зонасындагы төрле бүлекчә хәрбиләре, ролик яздырып, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә, Нурлат районының Хәрби туганлык хезмәткәрләренә, шулай ук район администрациясе һәм якташлары вәкилләренә ярдәмнәре һәм тапшырылган автомобильләре өчен рәхмәт белдергәннәр.
«Без олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Автомобильләр Торецк юнәлешендә орыну линиясендә хәрби хәрәкәтләр башкарачак һәм Константиновка һөҗүмендә безгә зур файда китерәчәк. Транспортны әзерләүдә катнашкан һәм китереп бирүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Дошман тар-мар ителәчәк, җиңү безнең кулда булачак», – диләр сугышчылар.
Сугышчыларга әлеге ярдәм үзләрен онытмауларын һәм һәркемне өйдә көткәннәрен искә төшереп торачак.