Иң яхшы инспектор исеме – табигатьне саклауга керткән өлеше өчен лаеклы бүләк: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре «ЭКОлидер-2025» республика конкурсында җиңүче булды

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Биотөрлелек торышына дәүләт күзәтчелеге бүлеге баш белгече Илсур Измайлов «ЭКОлидер-2025» республика конкурсында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясендә җиңүче булды‑.

Бәйге номинантлары арасында әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчелек бар иде. Җиңүчеләрне конкурс комиссиясе билгеләде, ул агымдагы елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән инспекторларның эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләде.

Республика конкурсларында мондый җиңүләр –ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең профессиональлегенә һәм югары квалификацияле булуына тагын бер дәлил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International