Кар чанасы белән браконьерлар: Спас районында кыр кәҗәсен законсыз аулау туктатылды

2026 елның 6 гыйнвары, сишәмбе

ТРОИР рәисе белән берлектә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре тарафыннан Спас районында «Куйбышевское» аучылык хуҗалыгы территориясендә ата кыр кәҗәсен законсыз тоткан өчен чана таккан кар чанасында ике гражданин тоткарлана.

Тоткарланучыларның икесенең дә ауга рөхсәте булмый. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының «Законсыз ау» 258 статьясы буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International