ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Минзәлә районының Минзәлә елгасында тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан кешене тоткарлады.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 256 статьясы («Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)») буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.