Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дүләт комитеты хезмәткәрләре Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә республиканың су объектларында планлы профилактик рейдлар үткәрүне һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүне дәвам итәләр. Түбән Кама һәм Чистай районнары хезмәткәрләре Кама елгасында чираттагы уртак профилактик рейд үткәрделәр. Алар боз астыннан балык тоту өчен 100 «экран» табып тартып алды.
Рейдлар барышында белгечләр, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, боз астыннан балык тотарга яратучылар белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр. Балык тоту кагыйдәләрен бозган барлык гражданнар административ җаваплылыкка тартылды. Чаралар даими рәвештә мәгълүмати-профилактик характерда була.