ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әгерҗе районы буенча район (районара) бүлеге башлыгы һәм «Кама-Ык»‑ заказнигы территориясендә су биологик ресурсларын саклау буенча белгеч тарафыннан тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан гражданин тоткарланды.
.jpg)
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 256 статьясы («Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)») буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.