Республикада хайваннарны кышкы исәпкә алу башланып китте. Ул 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге эшчәнлектә аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша. Барлыгы 1,5 меңгә якын маршрут салынган, аның нәтиҗәләре буенча 19 төр җәнлек һәм кош саны билгеләнәчәк.
Исәпкә алына торган төрләр арасында поши, кыр кәҗәсе, кабан, болан, селәүсен, бүре, төлке, көзән, куян, ас, корсак, сусар һәм тиеннәр бар. Шулай ук боҗыр, урман тавыгы, суер һәм соры кыр тавыгы кебек кошларның саны да билгеләнәчәк.
Исәпкә алу чаңгыларга басып, карда хайван эзләрен санау һәм кошларны визуаль теркәү юлы белән, хайваннарның тәүлеклек активлыгын исәпкә алып үткәрелә. Алынган мәгълүматлар математик эшкәртелә, алар аучылык ресурсларының саны, торышы һәм аларның яшәү тирәлеге турында мәгълүмат бирә. Исәпкә алу нәтиҗәләре хайваннар һәм кошлар популяциясен саклау һәм торгызу буенча кирәкле чараларны билгеләргә мөмкинлек бирә.