Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре социаль партнерлар белән берлектә ел саен үткәрелә торган яшь табигать сакчыларының «Яшел патруль» III республика турнирын оештырды. Чара Россиянең Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган иде.
.jpg)
Чистай, Яңа Чишмә һәм Түбән Кама командалары «Камалия» ял итү-үсеш‑ үзәгенә интеллектуаль биремнәрдә һәм гамәли сынауларда ярышу өчен җыелдылар. Укучылар махсус сакланучы табигать территорияләре барлыкка килү тарихына кагылышлы интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр, табигатьне саклауга багышланган иҗади эшләрен күрсәттеләр. Турнирда катнашучылар фикеренчә, тыюлык белгечләре тарафыннан бирелгән яшьләр арасында табигатьне саклау эшчәнлеген популярлаштыруга бәйле сораулар иң кызыклы һәм авыр булды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Чара азагында чарада катнашучылар һәм оештыручылар мондый чаралар табигатьне сакларга һәм аны саклау турында кайгыртырга әзер киләчәк буынны тәрбияләргә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерделәр. Бу балаларга шундый мөһим эштә үзләренең кирәклеген тоярга һәм киләчәктә табигатьне саклау эшчәнлегенә рухланырга мөмкинлек бирде.