1 февральдән 15 апрельгә кадәр төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә промысел һәм һәвәскәр балык тотуга чикләүләр кертелә. Әлеге чара су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен булдыруга һәм аларны торгызу өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Хокук бозуларны профилактикалау һәм тыюлык территориясендә билгеләнгән режимның үтәлешен тикшереп тору өчен, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары даими рейд чаралары үткәрәчәк. Заказникны саклау режимын бозган өчен РФ КоАП 8.39 статьясы нигезендә административ җаваплылык каралган (Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу).
Төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология заказнигы – төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территория. Аның төп бурычы – су биологик ресурсларын саклау чаралары комплексы ярдәмендә саклау һәм торгызу.