«Балык — булсын!»: Татарстанда салкыннарда су тереклек ияләрен ничек коткаралар

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Салкыннар кешеләрне генә җылы киемнәрен кияргә мәҗбүр итеп калмый, ә су асты тереклек ияләре өчен җитди сынау да булып тора. Сулыклардагы тотрыклы кар һәм боз капламы суга кислород керүгә комачаулый, бу исә балыкларның үлеме куркынычын тудыра. Суда яшәүчеләрнең һәлак булуына юл куймас өчен, Татарстанда ел саен «Балык – Булсын! (Рыбе – быть!)» экологик акциясе уздырыла. Аның максаты – сулыкларны аэрацияләү юлы белән балыкларның томаланып үлүен булдырмау. Чарага беренчеләрдән булып ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Алексеевск районының һәвәскәр балыкчылары кушылды.‑


 

«Бу чара кышкы чорда – температура озакка төшкән, тотрыклы боз һәм кар капламы хасил булган вакытта үткәрелә. ‑Кояш яктысы булмау сәбәпле, сулыкларда суның кислород белән туенуы начарая, шуның нәтиҗәсендә балыклар томаланып үләргә мөмкин. Моны булдырмас өчен, без район авыллары сулыкларында бозда 100 бәке борауладык, шуның белән балыкларга һава керергә юл ачтык», – дип сөйләделәр акциядә катнашучылар.


 

Коткару миссиясенә шәһәр халкы да кушыла ала: моның өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәкеләрне бораулау буенча табигатьне саклау акциясе республика сулыкларында боз китеп беткәнче дәвам итәчәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International