Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде.
Казан шәһәренең Совет районында өрәңге, корычагач, алмагач, карама токымлы агачларның законсыз киселүе ачыкланды.
Яшел үсентеләрне кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 400 мең сумнан артык тәшкил итә.
Табигатьне саклау прокуратурасының тикшерү материаллары, җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен, алдан тикшерү органына җибәрелде.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 260 статьясының 3 өлеше буенча (аеруча зур күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү) җинаять эше кузгатылды.