Татарстанда сай һәм аз агымлы сулыкларда томалануга каршы эшләр дәвам итә – чөнки нәкъ менә шул сулыкларда балыкларның күпләп үлү ихтималы аеруча зур. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре акцияне Кама Тамагы‑, Мамадыш, Түбән Кама һәм Чистай районнарындагы дүрт күлдә һәм елгада үткәрделәр: алар 250 дән артык бәке борауладылар һәм мәҗбүри аэрация үткәрделәр.
.jpg)
.jpg)
Сулыкларны кислород белән туендыру өчен, төрле ысуллар кулланалар: бәкеләр тишәләр һәм аэраторлар кулланалар, алар ярдәмендә кислород шланг аша боз астына бирелә. Кислород боз астында яшәүче балыкларга, моллюскларга һәм кысласыманнарга бик зарур. Томалану күренешләренең беренче билгеләре (суның төсе үзгәрү, күбек яки саз исе барлыкка килү) булганда, кичекмәстән томалануга каршы эшләрне башлау мөһим. Сулыкларны күреп мониторинглау да куркынычны вакытында ачыкларга ярдәм итә.