Өстәмә тукландыралар һәм юллар яралар: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кыргый хайваннарга тирән карлы кышны кичәргә ярдәм итә

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Кыш – урмандагы тереклек өчен авыр вакыт: аларның төп азыгы – үсемлекләр, җиләкләр, җимешләр һәм тамырлар – кар астында яшеренә, ә салкыннарда көчләрен саклап калу өчен, хайваннарга яхшы тукланырга кирәк. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, җәнлекләргә бу чорны ичәргә булышу максатыннан, тукландыру мәйданчыклары оештыра, тирән карны ерып, юллар ача һәм тукландыру урыннарының торышын даими тикшереп тора.


 

Җәнлекләр өчен мәйданчыкларда катнаш азык (яфраклы агачлар себеркесе, кукуруз, солы, арпа, бөртекле культуралар һәм башка культуралар) калдыралар, ә тозлыкларга минералларның иң мөһим чыганагы булган тоз салалар. Тоз җәнлекләргә кыш көне аеруча кирәк, чөнки, су урынына кар кулланганда, организмнан файдалы матдәләр юыла. Тукландыру урыннарына еш килүче тояклы хайваннар анда дымлы азык та таба алалар, мәсәлән, аны кыр кәҗәләре аеруча ярата.


 

Барлык җимлекләр дә азыкны кардан һәм явым-төшемнән саклый торган лапаслар белән җиһазландырылган. Вакытлар узу белән зур тоз брикетларыннан хайванар ялаганнан шома очлы кечкенә пирамидалар гына кала. Мондый системалы ярдәм урманда яшәүче киек кош-корт, җәнлекләрнең кышлау мөмкинлекләрен сизелерлек арттыра.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International