«500 бәкедән торган боз үпкәләре: табигатьне саклау ведомстволары хезмәткәрләре битараф булмаган түбәнкамалылар белән бергә Каракүл күлләрен ничек коткарган

2026 елның 14 феврале, шимбә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре, шулай ук мәктәп укучылары һәм ата-аналар белән берлектә Каракүл буенда коткару операциясе үткәрделәр. Бу сулык очраклы гына сайланмаган: ул республикада иң зурлардан санала һәм сирәк очрый торган балык һәм Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр өчен йорт булып хезмәт итә. томалануны булдырмас өчен, акциядә катнашучылар суны кислород белән баета алды – аның запаслары озак вакытка җитәргә тиеш.

Күлне кислородка туендыру максатыннан чарада катнашучылар бозда 500 бәке ясадылар. Тишекләргә салам бәйләмнәре тыгып куйдылар – бу язга кадәр боз астына һава керүне тәэмин итәчәк. Мондый чаралар маймычларның һәм сулыктагы башка тереклек ияләренең күпләп үлүен булдырмаска мөмкинлек бирә.  Балыкның томалануы – кыш ахырында сирәк күренеш түгел: калын боз катламы астында кислород запасы бетә, шуның аркасында‑ суүсемнәр үсүдән туктый, ә балыкның тыны кысыла башлый. Һәр кыш саен сулыкларда су аз чакта әлеге куркыныч туа. Аны булдырмас өчен, бозда бәкеләр һәм майналар бораулыйлар, аннары аларны камыш белән каплыйлар — шулай итеп тишекләр туңмый һәм суны кирәкле аэрацияләүне тәэмин итә.

Әлеге чаралар кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экологик иминлек» милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International