«Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре социаль партнерлар белән берлектә Чистай һәм Чистай районы халкы өчен «Кар компасы» гаилә фестивале оештырдылар. Чара традицияләрне, экологияне һәм актив ял итүне берләштергән чын кышкы бәйрәмгә әверелде.
Фестиваль кысаларында һәр кунак күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алды: аучылык эше нигезләренең гамәли дәресләрендә булу; рус аучылык кәсебе традицияләре белән танышу; «Балык – Булсын! (Рыбе – быть!)» экологик акциясендә катнашу; кышкы күңел ачу атмосферасына чуму – мавыктыргыч уеннарда, конкурсларда, карда эстафеталарда һәм бөтен гаилә өчен җитезлек һәм зирәклек ярышларында катнашу.
Фестиваль катнашучыларга позитив һәм күтәренке рух биреп кенә калмады, ә туган як табигате турындагы кыйммәтле белемнәргә дә баетты. Оештыручылар халыкның әлеге чарага карата зур кызыксынуын билгеләп үттеләр һәм «Кар компасы» ел саен күркәм традициягә әверелер дип өметләнәләр.