Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре авыл җирлеге һәм район хакимияте вәкилләре, «Главрыбвод» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе ихтиологы, шулай ук мәктәп укучылары белән берлектә «Балык – булсын (Рыбе – быть!») экологик акциясе кысаларында Спас районының «Чиста күл» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә аэрация үткәрделәр һәм 200 бәке тиштеләр.
.jpg)
.jpg)
Кышын барлык елгалар һәм күлләр, бигрәк тә агымсыз кечкенә сулыклар ката. Кислород кытлыгы гадәттә февраль-март башында башлана, шушы чорда суда эрегән кислород хайваннар һәм үсемлек организмнары тарафыннан йотылып беткән, ә яңасы керүгә калын боз катламы комачаулый. Температураның кискен үзгәреп торуы шулай ук суүсемнәрнең үсүен туктата, һәм алар кислород эшләп чыгарудан туктый, суда яшәүче тереклек ияләренә дә зыян килә. Әгәр нинди дә булса гамәлләр кылмасаң, балык күпләп үлә. Махсус сакланучы табигать территорияләре өчен су флорасын һәм фаунасын коткарып калу аеруча мөһим. Даими мониторинг һәм кисәтү чараларын вакытында үткәрү елның теләсә кайсы вакытында балыкның сакланышын һәм экосистеманың тотрыклылыгын тәэмин итәчәк.
.jpg)
.jpg)
Әлеге чаралар кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экологик иминлек» милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.