«Бәкеләр ‑ коткаручы ролендә: Татарстанның җиде сулыгында аэрация үткәрделәр һәм 710 тишем борауладылар»

2026 елның 22 феврале, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, һәвәскәр балыкчылар‑һәм балалар «Балык булсын!» («Рыбе – быть») экологик акциясенә кушылдылар. Нурлат районында Ватанны саклаучылар көненә багышланган акциядә катнашучылар биш буада аэрация үткәрделәр һәм, балыкларны язгы томаланудан коткару өчен, 400 бәке борауладылар. Бу сулыклар – җирле халыкның да, туристларның да җәйге сезонда яраткан ял итү урыны. Балык сезоны башланганчы, экосистеманы саклап калу өчен, су асты тереклек ияләренә кислород алу мөмкинлеген тәэмин итү мөһим.

Әлеге чаралар кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экологик иминлек» милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә. Боз астындагы балыклар өчен һәр бәке тишеме чын кислород битлегенә тиң. Кыш ахырына суда кислород микъдары кискен кими, һәм сулыкларда яшәүчеләрнең томаланудан үлү куркынычы бар. Су үсемлекләре өстәмә куркыныч тудыра: таркалу процессында алар балыкларның яшәү тирәлегенә зыян сала торган агулы газлар бүлеп чыгаралар.

Шундый ук чаралар Актаныш районының Шадрено күлендә һәм Балтач районының Каракүл төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлендә узды. Табигатьне саклау органнары хезмәткәрләренең һәм үсеп килүче буынның уртак тырышлыгы белән биредә 310 тишем борауланды. Мондый акцияләр су асты фаунасын коткарып кына калмыйча, җәмәгатьчелек игътибарын республиканың су биоресурсларын саклау мәсьәләләренә дә җәлеп итә.

Әлеге чаралар кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экологик иминлек» милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International