Россиялеләр больничныйны МАХ аша яба алачак

2026 елның 27 феврале, җомга

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дәвалаучы табибларга больничныйларны читтән торып ябу өчен МАХ милли мессенджерын кулланырга рөхсәт итте. 

МАХ ярдәмендә табиблар пациентның сәламәтлеген бәяләү һәм, әгәр ул инде терелгән икән, больничныйны ябу өчен онлайн-консультацияләр үткәрә алачак. Кабул итүгә шәхсән килергә кирәкме дигән карарны табиб кабул итә. Мондый технологияләр башка очракларда да файдалы булырга мөмкин: авыру гаилә әгъзасын караганда, шулай ук карантин яки йогышлы авырулар чыгу куркынычы булганда.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International