Игътибар, аучылар! Татарстанда аерым төр кыйммәтле мехлы хайваннарны һәм кабан дуңгызын аулау сезоны ябыла

2026 елның 27 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты агымдагы елның 28 февралендә республикада аучылык ресурсларының түбәндәге төрләренә ау сезоны тәмамлануын искә төшерә: төлке; корсак; ‑үр куяны; ондатра; сусар; янутсыман эт; кондыз; селәүсен; тиен; кабан. Аучылык ресурсларының барлык төрләре буенча, кабаннан кала, мәгълүматлар ау сезоны тәмамланганнан соң 20 календарь көн эчендә тапшырылырга тиеш. Кабан буенча ике вариант каралган: хайванны аулап алган очракта – аулаганнан соң 10 календарь көн эчендә белешмәләрне тапшырырга кирәк; аулап алмаган очракта – белешмәләр аучылык срогы тәмамланганнан соң 10 календарь көн эчендә тапшырылырга тиеш. Белешмәләр бирү урыны: аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу урыны буенча.

Гамәлдәге норматив актлар нигезендә, тотылган аучылык ресурслары турында белешмәләрне тапшырмау яки үз вакытында тапшырмауга РФ КоАП 7.11 статьясы буенча гражданнарга – биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – бер меңнән ике мең сумга кадәр; юридик затларга – ун меңнән егерме мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәзага бирелә. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты барлык аучыларны билгеләнгән таләпләрне төгәл үтәргә һәм кирәкле мәгълүматларны вакытында тапшырырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International