Татарстанда су биоресурсларын саклауга юнәлдерелгән «Балык булсын!» («Рыбе – быть») экологик акциясе дәвам итә. «Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләти табигать зоология тыюлыгы территориясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, балык заводы хезмәткәрләре, Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Балык тоту кардәшлеге вәкилләре, һәвәскәр балыкчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре аэрация үткәрделәр һәм 1000 нән артык тишем борауладылар.‑
«Акция җәмәгатьчелек игътибарын су ресурсларын саклау проблемаларына җәлеп итү максатында үткәрелде. Бу – табигатебезгә сакчыл мөнәсәбәтнең ачык мисалы», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лаеш районы буенча район (районара) бүлеге башлыгы Николай Великородный.
Бөгелмә районының «Липовка аймагы» махсус сакланучы табигый территориясендә штаттан тыш инспекторлар, аучылык хуҗалыгы вәкилләре һәм «Адреналин» клубында тәрбияләнүчеләр көче белән 60 тишем ясалды. Әгерҗе районында Иж елгасының төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре штаттан тыш инспекторлар һәм үсеп килүче буын белән берлектә аэрация үткәрделәр һәм 300 бәке борауладылар. Акция бозның ныклыгы беткәнче дәвам итәчәк. Теләге булган һәркемәлеге чарага кушыла ала: моның өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.