Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аягы имгәнгән яшь кыр кәҗәсен коткарды. Алар аны Әлки районының Түбән Әлки авылы янындагы автомобиль юлы янында кар өстендә яткан килеш тапканнар. Хайван, кар катламы астына кереп, аягын имгәткәндер, мөгаен.
Алар кар өеме астыннан кыр кәҗәсен чыгардылар. Белгечләр әйтүенчә, хайванга ике яшь чамасы. Тикшергәннән соң аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамавы расланды. Хәзер кыр кәҗәсе «Хузангай» ҖЧҖ белгечләре күзәтүе астында, анда аның хәлен яхшырту өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Исегезгә төшерәбез: табигатебезнең биологик төрлелеген саклау – «Экологик иминлек» милли проектының төп максаты.