Татарстан кыргый табигать сагында: уртак гамәлләрдән алып заманча технологияләргә кадәр 

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Бүген, Кыргый табигать көнендә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәркемгә мөрәҗәгать итә. Әйдәгез бергәләп тирә-юньдәге гаҗәеп дөньяга – күзаллауларыбызны таң калдыра, безгә матурлык һәм гармония бүләк итә торган дөньяга рәхмәт әйтик. Аның беренчел матурлыгын бары тик без –кыргый табигатьне якларга әзер булган аңлы гражданнар гына саклый ала. Уртак тырышлыгыбыз – аның табигый гүзәллеген саклау нигезе. Татарстан – биотөрлелекнең чын хәзинәсе. Биредә дала киңлекләре һәм куе урманнар гармонияле рәвештә үрелеп ята, ә аларда – соклангыч тереклек. 

Менә җирле табигатьнең берничә «энҗе бөртеге»нә генә күз салыйк: 500 дән артык мәһабәт марал (Алтай боланы) – 400 кг га кадәр авырлыктагы һәм гәүдәләре 2,5 м дан артыграк гигантлар, алар төбәкнең кыргый табигатенең тере символына әверелде; дала районнарында яшәүче кызыклы сөркә-байбаклар; болыннарда алсу уттай кабынган кыргый лаләләр; Чатыр тау – республиканың күзләрне иркәли торган манзара ачыла торган иң биек нокталарыннан берсе.

Заманча технологияләр – фототоловушкалар һәм GPS трекерлар – галимнәргә сирәк төрләрне күзәтергә, аларның үз-үзләрен тотышын өйрәнергә һәм популяцияләр торышын бәяләргә ярдәм итә. Кыргый табигатьне саклау – үтә зур масштабтагы бурыч, һәм безнең һәрберебез үз өлешен кертә ала. Табигатьне саклау – үзеңне һәм киләчәк буынны саклау дигән сүз дә бит. Әйдәгез, моны бергәләп башкарыйк! Исегезгә төшерәбез: табигатебезнең биологик төрлелеген саклау – «Экологик иминлек» милли проектының төп максаты.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International