Биологик төрлелекне саклау – өстенлекле юнәлеш: Татарстанда дәүләти табигать тыюлыклары эшенә йомгак ясалды 

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Бүген дәүләти табигать тыюлыклары администрацияләренең киңәшмәсе узды, анда узган елга йомгак ясалды. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә шактый алга китеш күзәтелде – махсус сакланучы алты яңа табигый территория төзелде, 193 МСТТ өчен 1 597 мәгълүмат стенды куелды һәм Кызыл китап төрләрен күзәтүдә үсеш теркәлде. 

Экологик агарту эшчәнлегендә дә шактый уңышларга ирешелде.‑ «Мин һәм Кызыл китап» конкурсы кысаларында 576 тематик чара уздырылды, ә «Парклар маршы» акциясендә 285 мәгариф оешмасы катнашты. Ике ел эчендә экологик агарту башлангычларында катнашучылар саны – 60 575 кешегә, ә үткәрелгән чаралар саны 2 364 кә җитте. Республика районнарындагы мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын да кертеп, белем бирү учреждениеләрен җәлеп итү дә киңәйде.

Узган елгы эш йомгаклары буенча «Чатыртау» һәм «Чиста болыннар» тыюлыклары администрацияләренең табигатьне саклау һәм агарту чараларын нәтиҗәле гамәлгә ашыулары билгеләп үтелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International