«Балык булсын!»: Казанның Чуйков күлләрендә сулыкларны аэрацияләделәр

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Республикада «Балык булсын!» («Рыбе – быть!») экологик акциясе кысаларында аэрация үткәрүне һәм, сулыкларны кислород белән туендыру өчен, тишемнәр бораулауны дәвам итәләр. Кыш көне шәһәр читендәге вак буалар һәм сулыклар республика районнарындагыдан ким катмый, ә аларның су асты флорасы һәм фаунасы хәтта салкын айларда да, шул исәптән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ярдәме белән тормыш эшчәнлеген дәвам итә. Шуңа күрә бүген алар су биологик ресурсларын саклау буенча белгеч белән бергә Казанда Зур һәм Кече Чуйков күлләрен аэрацияләделәр.

 

Аэрация елның салкын вакытында сулыкларны кислородка баетудан гыйбарәт – бу суда тереклек эшчәнлеген һәм сулыкларның экосистемасын саклау өчен кирәк. Мондый чаралар суда боз капламы аркасында хасил булган кислород җитмәү проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә: боз бит табигый газлар алмашынуга комачаулый һәм балыкларның кышын томалануына китерә.

Шәһәрнең кече сулыкларын да кертеп, республика сулыкларын аэрацияләү эше бозның ныклыгы беткәнче дәвам итәчәк. Әлеге башлангычны теләгән һәркем хуплый һәм акциядә катнаша ала. Бергәләп без табигатькә елның салкын фасылын кичерергә ярдәм итәчәкбез!

Әлеге чаралар кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экологик иминлек» милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International