Балтач районының табигать һәйкәле янындагы фототоловушка үр куяннарның төнге чабышларын төшергән. Видеога өч куян эләккән. Алар, бер яктан икенче якка йөгерешеп, урман территориясен өйрәнәләр. Шулай алар, ерткыч хайваннарны алдар өчен, үз эзләрен оста яшерәләр.
Куяннар – эзләрне бутау буенча чын осталар. Хайваннар махсус маскировка алымын кулланалар: алар буталчык элмәкләр салалар (бу сул һәм уң аякларының төрле озынлыкта булуы аркасында мөмкин була). Көндезге ялга туктаганчы, җәнлек үз эзе буенча кайта, ә аннары читкә озын сикереш ясый – бу ерткычка аның хәрәкәт итү юнәлешен күзәтергә мөмкинлек бирми.Исегезгә төшерәбез: табигатебезнең биологик төрлелеген саклау – «Экологик иминлек» милли проектының төп максаты.