Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре су биологик ресурсларын саклау буенча белгеч белән берлектә Чистай районындагы «Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы һәм «Прость елгасы» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә рейд үткәрделәр.
.jpg)
Чара барышында 7 законсыз балык тоту коралы табылды һәм тартып алынды. Мондый тыелган балык тоту кораллары сулыкларның экосистемасына җитди зыян сала, кыйммәтле төрләрнең популяциясен киметә һәм табигый балансны боза. Хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелде. Белгечләр биотөрлелекне көчәйтеп яклауны таләп итә торган махсус сакланылучы табигать территорияләренә аерым игътибар бирәләр. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә. Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк.