ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында патрульлек иткәндә, зур көтү соры кыр тавыкларын очратканнар.
Бу кошлар фазанлылар гаиләсеннән, тавыксыманнар отрядыннан, утрак тормыш рәвеше алып баралар, сирәк очалар. Көзге‑кышкы чорда алар көтү булып берләшәләр: елның кырыс фасылларын бергәләп кичерү җиңелрәк, кыр тавыкларының бихисап күп дошманнарын да бергәләп тизрәк күреп алырга мөмкин. Дошманнары арасында коры җир ерткычлары (төлке, корсак, сусар, көзән), шулай ук канатлы ерткычлар (карчыга, лачын, бөркет) да бар. Яз башында көтүләр парларга бүленә.