Кышкы маршрут исәбен алу – ел саен үткәрелә торган чара, анда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша. Алынган мәгълүматлар төбәкнең табигать ресурслары белән дөрес идарә итүдә төп роль уйный. Исәпкә алуның кыр этабы ике ай дәвамында – 15 гыйнвардан 15 мартка кадәр үтте. Белгечләр гомуми озынлыгы 14,5 мең километрдан артык булган 1500 маршрутны тикшерделәр. Исәпкә алу барышында белгечләр поши, кыр кәҗәсе, кабан, болан, селәүсен, бүре, төлке, көзән, куян, ас, корсак, сусар һәм тиен кебекләрнең популяцияләрен өйрәнделәр. Моннан тыш, боҗыр, көртлек, суер һәм соры кыр тавыкларының санын да ачыкларга кирәк.
Җыелган мәгълүматлар нигезендә экспертлар популяцияләргә зыян китермичә ауларга мөмкин булган хайваннарның рөхсәт ителә торган санын билгеләячәкләр; аучылык хуҗалыгы эшчәнлеген җайга салу чараларын эшләячәкләр; аучылык ресурсларына дәүләт мониторингының соңгы мәгълүматларын формалаштырачаклар. Хайваннарны исәпкә алу – җиңел эш түгел: дөрес нәтиҗәләр алу өчен, төрле төрләрнең үз-үзен тотышын һәм яшәү рәвешен, эзләрен яхшы белергә кирәк. Белгечләр билгеле бер кыенлыклар белән очраша. Мәсәлән: бүреләр төркемнәре, кар өстендә йөргәндә, алдан баручы башлык эзенә генә басып баралар; әгәр кар өстендә каты катлам хасил булса, ас, көзән, тиен кебек иң кечкенә ерткычларның эзләрен абайлау да бик кыен. Шулай ук туклана, аулый яки ял итә торган урыннарында хайваннарның аерым төрләре нык тапталган сукмаклар яки күпсанлы киселешле маршрутлар барлыкка китерә. Болар барысы да исәпкә алучылардан чыдамлык кына түгел, ә урманда тереклек итүчеләрнең гадәтләре турында тирән белемнәр дә таләп итә.