Яз җитү белән сезонлы күчеш активлаша –көннәр җылынган саен, күп төрле күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайта башлый. Соңгы күзәтүләр буенча, гадәттәгечә яз килү турында сигнал бирүче разведчик каргалар артыннан урман күгәрченнәре, тургайлар, сыерчыклар, шулай ук су кошлары – казлар һәм челәннәр очып килгән инде. Беренче очраган кошлар Әтнә, Чүпрәле, Минзәлә һәм Спас районнарында теркәлгән.
Орнитологлар һәм табигать сөючеләр язгы очышны күзәтүләрен дәвам итәләр. Сез дә миграцияне өйрәнүгә өлеш кертә аласыз: теге яки бу төрдәге беренче кошны күргән датаны һәм урынны билгеләгез; фотога төшерегез – бу төрне төгәл билгеләргә ярдәм итәр, һәм күзәтүләрегез турында языгыз. Һәр язма миграция динамикасын һәм популяцияләрнең торышын күзәтергә ярдәм итә. Табигатьне саклауда ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт!