Хастаханә янында көтелмәгән кунак: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Буа» аучылык җәмгыяте хезмәткәрләре Буа үзәк район хастаханәсе территориясенә кергән кыр кәҗәсен коткарды

2026 елның 22 марты, якшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Буа» аучылык җәмгыяте вәкилләре белән берлектә Буа үзәк район хастаханәсенең яңа корпусы территориясенә кергән яшь кыр кәҗәсе тәкәсен коткарганнар. Бу хәл турында алар полициянең дежур бүлегеннән шалтырату буенча беләләр. Коткаручылар килгәндә, хайван стресс халәтендә була. Аның арткы сул аягы киселеп җәрәхәтләнгән һәм, коймага бәрелеп, мөгезе сынган. Аннары хайванны оператив рәвештә ветеринария клиникасына илтәләр.

Монда кыр кәҗәсен кайгыртучан мал табиблары кабул итә, алар кыргый хайванга аерым игътибар бирә. Табиблар аягындагы яраны тегү буенча операция ясый һәм башка җәрәхәтләрен эшкәртә. Хайванга беренче ярдәм күрсәтәләр. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Ул Зеленодольск районында белгечләр күзәтүе астында тернәкләндерү үтә. Терелү белән, аны табигый яшәү тирәлегенә чыгарачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International