Беренче булып уянган байбаксөркәләрне Бөгелмә районының гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә очратканнар. Хайваннар ояларыннан пычранып чыгалар –кышны алар үзләренең җир асты торакларында үткәрәләр. Уянгач, байбаклар бик яхшылап чистарыналар, үзләрен тәртипкә китерәләр һәм азык эзли башлыйлар. Бу вакытта инде былтыргы үләннәр чыга, яшь үлән дә әкренләп күтәрелер.
Хәзер җәнлекләрнең төп бурычы – дым запасын тулыландыру һәм өннәрен язын җыештыру. Алар, җылы кояш нурларында ян-якларын җылыта-җылыта, әкренләп өскә чыгалар. Байбаксөркәләр – кышкы йокы озынлыгы буенча чын рекордчылар: ул, гадәттә, август ахырыннан март аена кадәр алты айдан артык дәвам итә.