Татарстанда алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә ау сезоны ачыла

2026 елның 4 апреле, шимбә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген, алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә ау сезоны ачыла. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк.

Ау бары тик ышыкланган урыннан гына һәм биш миллиметрдан ким зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып кына башкарылырга мөмкин, йөреп аулау тыела. Язгы ау чорында теләсә нинди йөзү чаралары бары тик хәрәкәттә булмаган ышык урын булдыру, шулай ук моторлар кулланмыйча ауланган киекләрне җыеп алу һәм транспортлау өчен генә кулланыла ала. Бер үрдәк ярдәмендә икедән артык аучы аулый алмый.

Аучылык ресурсларын аулау нормасы һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләте белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International