ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Кызыл китапка кертелгән Азнакай районының Тымытык авылындагы фермага төшкән һәм очып китә алмаган аккошны коткара. Бик озак очып, ул бик арыгандыр, мөгаен.
Белгечләр тиз арада килеп җитәләр, кошны тотып алып тикшерәләр. Бәхеткә, аккош исән-сау булып чыга – белгечләр бернинди зыян да тапмый.
Караганнан соң, кошны Ык елгасына җибәрәләр, анда ул табигый тирәлектә яши алачак.