Бүген Халыкара кондыз көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әлеге хайваннарның экосистеманы сәламәтләндерүдә мөһим ролен искәртә. Кондызлар табигатьтә гадәти яшәү рәвеше генә алып бармыйлар, алар исә табигатьне үзгәртәләр: алар төзегән плотиналар су агымын акрынайта, язын су басу куркынычын киметә һәм җәен сулыкларның тигезлеген саклый. Бу бигрәк тә климат үзгәрү шартларында актуаль. Моннан тыш, кондыз буалары тирәсендә уникаль микро дөнья формалаша - монда амфибияләр, сирәк очрый торган су кошлары, бөҗәкләр һәм дым яратучы үсемлекләр яши.
Кондызлар – гаҗәеп инженерлар һәм архитекторлар. Алар вентиляция тишекләре булган һәм берничә камералы (торак зонасы һәм келәт) өйләр төзиләр, ә диварларны җылылык изоляциясе өчен ләм белән ныгыталар. Кондызлар төзегән плотинаның Канадада теркәлгән рекордлы озынлыгы 850 метрга җиткән. Тагын бер гаҗәеп үзенчәлеге – кондызларның тешләре: аларның кискеч тешләре гомер буе үсә һәм үзенчәлекле төзелеше аркасында үз-үзен үткерли. Ә бу хайваннар исле тамгалар, авазлар һәм сигнал ярдәмендә аралашалар. Койрыгы белән суга каты итеп сугу, мәсәлән, кардәшләрен куркыныч турында кисәтүне белдерә. Республика территориясендә Европа кондызы яши: популяция саны 14 084 баш тәшкил итә, хайваннар бөтен җирдә таралган. Иң күп яшәү тирәлеге Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш һәм Алеквсеевск районнарында теркәлгән. Кондызларга ярдәм итү өчен, аларның плотиналарын һәм өйләрен җимермәскә, сулыкларны пычратмаска һәм җирле экологик башлангычларга ярдәм итәргә кирәк. Халыкара кондыз көне – бу гаҗәеп хайваннар турында күбрәк белү һәм аларны саклап калуга зур өлеш кертү өчен менә дигән сәбәп!