Подъездда йомшак кунак: Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге белгечләре чәшкене табигый яшәү тирәлегенә кайтарганнар

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге хезмәткәрләре Казанның Авиатөзелеш районындагы торак йорт подъездына кергән Америка чәшкесен коткара. Җирле халык куркып калган хайванны күреп ала һәм бу хакта белгечләргә кичекмәстән хәбәр итә.
 Урынга килгән хезмәткәрләр чәшкене карыйлар: ул җәрәхәтләнмәгән, бераз курыккан гына. Белгечләр, хайванны караганнан соң, табигый яшәү тирәлегенә – шәһәр төзелешеннән еракта, бу төр үзен анда уңайлы хис итәрдәй Яшел Үзән районының Сумка елгасы буендагы урманда җибәргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International