Снегоходларны бирү

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 26.03.2013 ел № 520-р боерыгы белән тәңгәл килеп, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән 26 “Ямаха” снегоходлары алынды.
Снегоход ачкычларын тантаналы рәвештә биргән вакытта, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Д.А. Иванов яңа снегоходларның Идарә хезмәткәрләренә хайваннар дөньясын саклау буенча эшне алып баруда булышачак дип ышанычын белдерде.
Тантанада Идарә аппаратының хезмәткәрләре, җир асты байлыкларын, табигый байлыкларны куллану һәм тирә-якны саклау бүлеге башлыгы М.Г. Фасхутдинов катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International