Кышкы маршрут учетын үткәрү турында мәгълүмат

2013 елның 13 декабре, җомга
Аучыларның игътибарына!
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгъләмат бирә, РФ табигый байлыклар һәм экология Министрлыгының 11.01.2012 № 1 “ РФ субъектларының башкарма хакимият әгъзалары белән, кышкы маршрут учеты методын кулланып, аучылык байлыкларынына дәүләт мониторингын үткәрүгә методик күрсәтмәне раслау турында” боерыгы нигезендә 2014 елның 1 январеннән ТР территориясендә кышкы маршрут учетын үткәрү башлана. РФ табигый байлыклар һәм экология Министрлыгының боерыгы белән тәңгәллектә Идарә бөтен аучыларга мартшрутларын әзерләргә, ә шулай ук навигаторларны алдан алырга тәкъдим ителә. Аучыларның исенә төшерәбез, ТР территориясендә кышкы маршрут учетын үткәрү 2014 елның 28 февраленә кадәр дәвам итә, аның нәтиҗәсендә аучылык байлыкларын тоту лимиты билгеләнәчәк.
Бөтен аучылардан да кышкы маршрут учетының исемлеген үз вакытында районнардагы җаваплы үтәүчеләргә җибәрүен сорыйбыз. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең 2014 елда ТР территориясендә кышкы маршрут учеты турындагы боерыгы Идарәнең сайтында “Аулау рөхсәт ителгән хайваннарның кышкы маршрутларын исәпкә алу” бүлегендә урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International