ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Спас районында законсыз рәвештә балык тотуны чикләде

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре су биологик ресурслары бүлеге баш белгече белән берлектә «Спас» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә көймә һәм тыелган балык тоту кораллары кулланып су биологик ресурсларын тоткан ике кешене тоткарладылар. Алардан резина көймә, аккумулятор, преобразователь, электр сачогы белән шнур алынган.

Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылган. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Җинаять кодексының 256 статьясы («Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту))» буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International