Алексеевск районында адашкан кондызны коткарганнар. Әлеге хәл Каравай авылының шәхси хуҗалыгында булган. Җирле халык, гадәти булмаган кунакны күргәч, шунда ук ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә мөрәҗәгать итә. Алар кичекмәстән урынга киләләр, хайванны карыйлар һәм ул сәламәт дигән нәтиҗәгә килделәр. Аннары махсус кул астындагы чаралар ярдәмендә кондызны табигый яшәү тирәлегенә чыгаралар. Ерткыч, рәхмәт йөзеннән, койрыгы белән суга суга.
.jpg)
Кондызлар өчен язгы чорда үзләрен шулай тоту табигый. Үсеп җиткән кондызлар, ике яшендә үз җирлекләрен ташлап, башка кондыз гаиләләре булмаган яңа территорияләр эзләргә китәләр. Кайвакыт хайваннар үзләренә хас булмаган урыннарга да эләгергә мөмкин. Бу җәнлек белән нәкъ шулай булган да. Мондый очракларда кешенең төп бурычы –кондызларга сулыкка барып җитәргә ярдәм итү.