Бүген Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәренең Кулланучылар базары комитеты, шулай ук Совет, Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре вәкилләре белән берлектә Казан шәһәре территориясендә яңа тотылган елга балыкларын рөхсәтсез урамда сату итү фактларын ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән рейд үткәрделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Чара барышында ике районында елга балыгын сату фактлары теркәлде. Хокук бозуларга юл куйган затларга карата Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.2 статьясындагы 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде («Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу»).