«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында су биоресурсларын законсыз тотуга чик куелды

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Чистай районы полициясенең линия бүлеге башлыгы белән берлектә тыелган балык тоту коралларын кулланып су биологик ресурсларын тоткан гражданинны Чишмә елгасында тоткарлаганнар. Әлеге хәл «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә булган.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Җинаять кодексының 256 статьясы («Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту))» буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Мондый рейдлар аеруча саклана торган табигый территориянең уникаль флорасын һәм фаунасын саклау һәм район елгаларында браконьерлыкны булдырмау максатыннан даими үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International