ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Чистай районы буенча район (районара) бүлеге башлыгы җирле аучыларның берсенең мылтыгын махсус хәрби операция зонасына тапшырды. Якын арада ул, җиңүне якынайту өчен, билгеләнгән урынга тапшырылачак.
.jpg)
«Мылтык яхшы хәлдә, әмма бүгенге көндә хәрби хезмәткәрләрнең аңа ихтыяҗы шактый югары. Шәһәр һәм район халкына мөрәҗәгать итәм: чираттагы ау сезонына кадәр коралны саклауда калдырганчы, аны алгы сызыкка җибәрергә кирәк», – диде Михаил Вахламов.
Исегезгә төшерәбез: коралны тапшырырга теләүчеләр Росгвардия төбәк Идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү бүлегенә мөрәҗәгать итә ала (исәпкә куелу урыны буенча). Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм корал тапшыруда ярдәм итәчәк.