Бүген Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә Бөтенроссия экология диктанты узды. Битараф булмаган казанлылар һәм шәһәр кунаклары экологик грамоталылык өлкәсендәге белемнәрен тикшерергә булдылар. Чара башланыр алдыннан оештыручылар катнашучыларга биремнәрне үтәү турында җентекләп инструкция бирделәр, ә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре чыгыш ясады.
«Бүген Сез 7 нче Халыкара экологик диктантта катнашасыз. Табигать ресурсларыннан рациональ файдалану һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт – киләчәк буыннар өчен республика һәм ил иминлегенә керткән өлешебез. Сезгә тест барышы ошар, дип ышанам һәм, вакытыгызны әлеге мөһим проектка багышлаганыгыз өчен, рәхмәт белдерәбез», – дип билгеләделәр чыгыш ясаучылар.
Исегезгә төшерәбез: 22 апрельгә кадәр Экодиктант.рус. порталында теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар, җыелган балларга карап, сертификат яки дипломга ия булачак.